Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Китап укучылар конференциясе Д.Нәгыйм,Р.Нәбиев"Бөртекләп җыелган гомер"китабы буенча

   Аксар китапханәсендә яшь язучы Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев үзе язган “Бөртекләп җыелган гомер” дип исемләнгән китап буенча, укучылар конференциясе узды. Кичә өчен презентация төзеп күрсәтелде.  Чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп язылган китап кулдан-кулга йөреп бик тиз укылды.Башкортстанның Чакмагыш районы үзәгендә туып-үскән татар егете Рөстәм Нәбиевның армиягә үзе теләп,сау-сәламәт килеш китеп,аннан ярты гәүдә белән кайтып һәм ике кулы белән тормышка чытырдап ябышып,тырышлыгы,үҗәтлеге нәтиҗәсендә профессиональ спортчыга әверелеп,язмышын үзгәртә алуы белән бөтен илгә танылуы,кичәдә һәр катнашучыны сокландырды.Башта китапның эчтәлегенә кыскача туктылдык. Омск шәһәрендә казарма ишелеп,бик күп солдатлар һәлак була.7 сәгать хәрабәләр астында яткан Рөстәмнең ике тапкыр йөрәге туктый,7 көн комада була.Әтисе үтенече белән Мәскәүгә алып китеп,16 операция кичерә егет,ике аягын кисәләр.11 ай больницада яткан егетне барлык  авылдашлары каршылый. Егетнең алга әйдәгән хыяллары бер мизгелдә чәлперәмә килгән тормыш сынаулары каршында югалып калмавы,ихтияр көчен, тугрылыклы  мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтылуы, кешеләрне сокландырып,югарыга үрмәләве барыбызны да таң калдырды.Аны без замана герое дип атадык.

Китапта Рөстәмнең фаҗигале язмышы ,хис-кичерешләре тасвирланган мизгелләр  берәүне дә битараф калдырмады. Һәркем үз фикерен әйтеп калырга ашыкты,әсәрдән өзекләр кычкырып укылды.                                                                Китап укучыларның күбесе бу вакыйганы , геройның  язмышына язылган фаҗига дип атады, тормыш иптәше Индираның сабырлыгына, батырлыгына сокланды.

   Үз мисалында башкаларга яшәүнең мәгънәсен-ямен күрсәтә,төшенкелеккә бирелмәскә,якыннарны яратырга өнди безнең китап герое Рөстәм Нәбиев. ”Аякларымны югалтсам да,үземне югалтмадым, тормыш матур,кадерен,тәмен белегез”-ди ике кыз әтисе .2 сәгатькә сузылган кичә бик җанлы,күтәренке рухта сизелми дә үтте.