Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Студент тормышының онытылмас мизгелләре” очрашу-кичә

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында ,Аксар китапханәсендә “Студент тормышының онытылмас мизгелләре” дигән очрашу –кичә узды. 25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә.Яшьләрне бу көн тарихы белән кыскача таныштырдык. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Чөнки мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле.

Кичәдә бүгенге студент белән элеккеге студент тормышлары чагыштырылды, аның иң рәхәт , күңелле  вакытлары искә алынды. Югары уку йортлары студентлары белән бергә, һөнәри уку йортларында укучы яшьләр, төрле уку йортларында белем алып,бик күңелле яшәүләре турында һәрберсе теләп сөйләделәр.  Шулай ук элеккеге студентлар үзләренең уку йортларына чыгарылыш укучыларын чакырдылар,аның уңай һәм файдалы якларын аңлаттылар.

Кунаклар  өчен оештырылган төрле кызыклы сораулы уеннар,студент сынамышлары һәм мәзәкләре яратып кабул ителде.

     Студентларны яшьләр темасына багышланган: “Яңа китаплар!Әйдә укып кал”дигән  күргәзмә дә битараф калдырмады.

    Кичәне һәрбер студентка укуларын  тәмамлап,үзләре сайлаган һөнәрләрен яратып ,халыкка файдалы хезмәт кешесе булуларын теләп,чәй өстәле артында дәвам иттек.