Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Ай күлгә сыенганда"

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге иясе, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллинаның “Ай күлгә сыенганда” китабы буенча китап укучылар конференциясенә җыелдык. Китапхәнәбезнең даими укучылары, барлык әсәрләрне яратып укучылар, шушы китапны бик теләп укып чыктылар.

- Гөлсинә апа Галимуллинаның "Ай күлгә сыенганда" китабын ышанасызмы, юкмы, бер утыруда, бар дөньямны онытып, зур кызыксыну белән, әсәрнең төп герое Гөлсәхрә белән бергәләшеп, мәхәббәт утларында янып-көеп, уңышсызлыкларга каршы торып, хәтта аның белән Испаниягә кадәр барып җитеп, аның кайгы-шатлыкларын кичереп, 5 сәгать вакыт эчендә укып чыктым,- дип әйтеп узды Вера Кириллова.

- Бу повестьны һәр китап сөючегә укырга киңәш итәм,- диде.
 Әсәрдә Гөлсәхрәнең мәхәббәт тарихы мавыктыргыч сюжетка корылган. Гөлсәхрәнен тормыш юлындагы катлаулы авырлыкларын жиңеп яшәве китап укучыларда  соклану уятты. Китап укучылар бик актив катнаштылар. Яшәү мәгьнәсенә кагылган күп кенә сорауларга  бергәләшеп җаваплар эзләдек, фикер алыштык. Гөлсинә Галимуллинаның  башка яңа  укылмыйча калган китапларын укып чыгарга дип сөйләшеп таралыштык.