Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Вахит Имамов иҗатының тәрбияви әһимияте»

Тәрбия эше буыннан-буынга – дөньяга беренче кешеләр барлыкка килгәннән алып, бүгенге көнгә кадәр актуаль проблема булып кала. Тәрбия турында бик күп хезмәтләр язылган, һәр халыкның үз тәрбиячеләре, мәгърифәтчеләре булган. Бүгенге көндә илебез зур үсеш – үзгәрешләр чоры кичерә. Информацион технологиягә нигезләнгән җәмгыятьтә күп кенә уңай үзгәрешләр булса да, хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый зур урын алып тора.

18 мартта язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан Урта Баграж авыл китапханәсендә «Вахит Имамов иҗатының тәрбияви әһәмияте» дип исемләнгән китапханә сәгате узды, китаплар күргәзмәсе оештырылды. В. Имамов әсәрләре укучысын  кешеләргә инсафлы, ягымлы, кешелекле булырга, намуслылык, туганлык мәнәсәбәтләре, ата-ана хакын хаклау кебек сыйфатларга өйрәтә. Матур әдәбиятның көче нәкъ менә актуаль мәсьәләләр аша тәрбияләүдә чагыла бит. Укучы әсәрләрне үз йөрәге аша үткәреп укый ала икән,  аның гомере озын, тәрбия нигезе нык булыр.