Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«И туган тел, и матур тел!...»

21 февраль дөньякүләм туган тел көне . Ул бөтен дөнья буйлап билгеләп үтелә.  Җир шарында күптеллелекнең мөһимлеге турында искә төшерү көненә әверелде. Телләрсез дөнья булмас иде. Кешенең бөтен тормышы тел белән аерылгысыз бәйләнгән. Балачакта без халык әкиятләрен, җырларын рәхәтләнеп укыйбыз һәм тыңлыйбыз. Соңрак классик әдәбият белән танышабыз. Туган тел - ул тулы бер дөнья, халыкның тере хәтере, аның җаны, байлыгы. Бу көнне билгеләп үтү кысаларында Урта Баграж авыл китапханәсендә «И туган тел, и матур тел!...» дигән күргәзмә куелды. Анда укучылар игътибарына рус, татар телләре һәм сөйләм мәдәнияте тарихы буенча басмалар, сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр тәкъдим ителде. Туган тел турында шагыйрьләребез язган шигырьләрне кычкырып укып фикер алыштык.