Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Ак барслы герб»

7 февраль-Татарстан гербы көне.
Урта Баграж авыл китапханәсендә  Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителгән көн уңаеннан «Ак барслы герб» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәгә килүчеләр республикабызның дәүләт символы — герб турында мәгълүмат белән танышты. Чарада символның рәсми тасвирламасы, аны кабул итү датасы, тарихы һәм үзгәрешләре турында мәгьлүматлар бирелде. Флаг һәм гимн турында сөйләнде.  Максатым, мондый чаралар уздырып, дәүләт символларына ихтирам, туган илгә,туган телгә мәхәббәт уяту. Китапханәгә килүчеләр викторинада да катнашты.