«Тынгысыз Ленинград»
27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көнгә карата китапханәдә батырлык дәресе үткәрелде. Китап укучыларга әлеге көннең Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүе, Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләнде. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатылуы, боз каткан күл буйлап узучы данлыклы юлны “Яшәү юлы”дип аталуы турында да сөйләнде.
Санкт-Петербургта -тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеге турында кычкырып укылды.