Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Көмеш кыңгырау "да кунакта

 «Көмеш кыңгырау» – ул чып-чын балалар газетасы. Иң актив балаларны бергә туплаган, аларга иҗат мәйданы биргән басма ул. Газета балалар, яшьүсмерләр сайлаган темалар белән дөнья күрә. Алар әйткән фикерләр, алар язган хикәяләр, алар иҗат иткән шигырьләр тупланган «Көмеш кыңгырау»да. Бүген без кечкенә дусларыбыз белән китапханәгә килеп «Көмеш кыңгырау»да кунакта булып, якыннан танышып, матур шигырьләр укыдык.