Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Җиңү килде җирне нурга күмеп!»

 Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү!  Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде.  Бөек җиңүгә 78 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде.

 

 Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!