Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасы»

Бөек Ватан сугышы елларында әби- бабаларыбызның фронтта да, тылда да күрсәткән патриотизмы чиксез зур. Хәзерге яшь буынга- илең өчен, халкың азатлыгы өчен үзеңне аямыйча көрәшүнең әхәмиятен аңлату максатыннан уткәрелә  китапханә сәгате. Алар алдында патриотик рухтагы әсәрләрне аңлап уку бурыч булып тора.  Без яшь буынны туган җиребезне яратырга, сакларга әзер булган патриотлар итеп тәрбияләргә тиешбез. Ә бу хезмәттә Бөек Ватан сугышы темасына мөрәҗәгать итү, шул темага язылган әсәрләрне укып- өйрәнү, алар эчендә кайнау, геройлар тормышы белән яшәү, илебез халкының массакүләм батырлыгын, патриотизмын, эчкерсез һәм аяусыз көрәшен ныграк ачып бирергә ярдәм итә. Ватанга мәхәббәт, бирелгәнлек хисе тәрбияли.