Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Әнием - күз нурым"

Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Бүген бөтен дөнья әниләр турында сөйли, Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән.  Ә ана кеше өчен сабыеның елмаюлы йөзен күрү, яратуын тоюдан да олырак бүләк буламы соң? Әлбәттә, юк!  Шуңа да бу бәйрәмнең иң кадерле бүләкләре – балалар үзләре, аларның сезгә әйтәсе назлы сүзләре, матур рәсемнәре булыр!