Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк"

Фәнис Яруллин - шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның үзенә генә хас фәлсәфи карашын, тормышка мөнәсәбәтен күрәсең.

Өлкәннәр өчен язылган повесть, хикәя, пьеса һәм поэмалары бу олы, тирән иҗат елгасының бер тармагын тәшкил итсә, икенче тармагы исә - балалар әдәбияты. Әкиятләр яки балалар өчен язылган поэмалар дисеңме, шуклыкка – җорлыкка корылган шигырьләр дисеңме – боларның һәркайсында олы фикер, саф әхлак һәм матурлыкка омтылу ята. Ул һәрвакыт үзе булып – халык, милләт, җәмгыятьне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы шәхес. Аның әсәрләрен укыган бер кеше дә тыныч кала алмый, йә шатланып көлә, йә елый. Урта Баграҗ авыл китапханәсендә «Авырлыкларны җиңәр өчен көч кирәк... » дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Шигырьләр укып фикер алыштык.

Мин тормышны сөям шау наратлар
Яктылыкны сөйгән шикелле.
Тормыш бит ул алга дәшеп торган
Зур эшләре белән күңелле.

                                    Ф.Яруллин.