Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Әни- җирдә иң зур кеше"

"Әни" диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга!

Әни..... Нинди олы сүз! Кеше өчен иң кыйммәтле сүз. Никадәр мәгънә ята бу сүзләрдә! Безнең телебез "әни" сүзе белән ачылган. Әни - безгә тормыш биргән кеше. Төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Әни син.

Әни кешенең баласына карата булган хисләрен беркем дә, бернәрсә белән дә үлчәп тә, аңлатып та булмый. Ул мәңгелек! Әниләр көне төрле илләрдә төрле вакытта бәйрәм ителә. Ә Рәсәйдә ул һәр елны ноябрь аеның соңгы атнасында билгеләп үтелә.

 Урта Баграж авыл китапханәсендә  «Әни җирдә иң зур кеше» дип исемләнгән күргәзмәдә шагыйрьләрнең газиз әниләргә багышланган шигырьләре, хикәяләре кертелгән китаплар урын алды.

Балалар белән кадерле әниләребезгә буләкләр ясадык, шигырьләр сөйләп җырлар да җырладык.