Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Наркотиклар заман афәте"

Наркотиклар- психиканы нык үзгәртүче кушылмалар. Организмга наркотик тәэсирне табигый һэм синтетик матдәләр бирә. Бигрәк тә героин, кокаин, әфьюн...

Наркотиклар кешене юләрләндерә, аның баш миенә бик зур зыян сала, күңел күзен томалый. Наркоман кеше  дөньяның рәхәтен, аның татлы минутларын бары тик наркотиклар кадап һәм тартып кына татый ала, аның өчен тормыш яме, мәгънәсе калмый. Андый затлар наркотиклар хакына,хәтта, әти-әнисен, дусларын сатарга, үтерергә дә мөмкин.

Бүген китапханәдәге әңгәмәбездә әйтелгән сүзләр, фикерләр һәркемнең  йөрәгендә урын алырга, бу проблемага карата ныклы фикер урнашырга тиеш дип уйлыйм. Әти-әниләр балаларын кеше итү өчен   түккән   көчләрен, аларның изге теләкләрен акласыннар!  Киләчәктә зарарлы гадәтләр колына әйләнмәсеннәр, тормышның хуҗасы булып, чын кешеләр булып яшәсеннәр!

Балалар, оныклар онытмасын, исләрендә тотсыннар иде.