Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Язын сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре"

Балаларның язгы каникуллары дәвам итэ.

Без барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз.

  Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый.

Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта.

 Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый.

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга момкин.

Язгы боз өсте кояш нурлары тәэсирендә юкара. Бүген без китапханәдә яр буйларында уйнамау, язгы бозның ярылып китү куркыныч булуын, боз өстенә керергә ярамаганлыгын, су өстендә агып баручы боз кисәкләре өстендә сикереп уйнап йөрүнең куркыныч икәнлеген искә тәшердек,кагыйдәләрне кабатладык.