Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Цифрлаштыру һәм аның хәзерге замандагы роле"

2022 ел –Татарстанда цифрлаштыру елы.

Шул уңайдан китапханәдә «Цифрлаштыру һәм аның хәзерге заманда роле»-дип исемләнгән чара үткәрәрдек.Әлбәттә, заман техникасының уңай яклары да, тискәре яклары да күп. Алар турында күп язалар, күп сөйлиләр. Галимнәр, табиблар дәлилләреннән башка да, аның уңай яки тискәре ягы турында һәр кешенең үз фикере дә бар. Замана чараларыннан файда табасыңмы, әллә зыянын күбрәк тоясыңмы — кешенең үзеннән тора. Хәзер менә телефонда интернеты, ватсапы булмаганнар күп кенә нәрсәләрдән мәхрүм.  Ай буе туганнарыннан хат-хәбәр көтеп утырмыйбыз, бер минут эчендә хәбәрләшеп алабыз. Дәваханәләргә барып ,озын чиратлар көтеп утырмыйбыз, интернет аша тиз генә кирәкле табибка языла алабыз.Саный китсәк, бик күп инде алар хәзерге заманада.Менә без  шул  һәм башка бик күп нәрсәләр турыда сөйләп, фикер алыштык.