Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Хуш киләсең Яңа ел!"

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап -ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар, уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

Әлбәттә, яшел чыршы, бүләкләр, изге теләкләрдер, мөгаен.

 Бүгенге бәйрәмгә әзерлек инде күптәннән башланды: ул клуб, китапханэ бизәү, кар бортеклэре ясау дисеңме!

Бер-беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе бер матур гадәт.  Телэклэрнен ин зурысын хэм бугенге бэйрэм кичен Баграж авылы жирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев житкерде.

Без дә бүгенге бәйрәмгә кызыклы кунаклар чакырдык, мавыктыргыч уеннар, күңелле музыкаль сюрпризлар әзерләдек, шунлыктан берәүгә дә күңелсез булмады. Эти-энилэре белэн балалар бик рэхэтлэнеп, барыбыз бергә, чыр-чу килеп, уеннарда катнашып, кунел ачтык.

 

.