Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Әдәбият һәм туган җирем»

 

22 апрельдә Сарсаз-Баграж мәдәният йортында китапханәчеләрнең "Әдәбият һәм туган җир" дип аталган фестиваль узды. Бу фестивальдә Югары Баграж, Сармашбаш, Урта Баграж һәм Югары Мәлем китапханәчеләре дә катнашты.
Фестивальне "Баграж буйлары" ансамбле "Арумысез, карендәшләр" җыры белән ачып җибәрде. Килгән кунакларга төрледән-төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде. "Илһам алып туган җирдән", "Туган ягым төсләре", "Кулларыннан гөлләр тама" дип исемләнгән күргәзмәләрдә алмаз белән чиккән картиналар, төрле чигү әйберләре, кулдан ясалган шкатулкалар, кәгазьдән үрелгән эшләнмәләр, милли орнаментларыбыз төшерелгән тәлинкәләр урын алды. Күргәзмәне караучылар кулдан бәйләнгән курчакларын да сокланып карады. Китап инсталляциясе "Гыйлем коесы" дип аталды. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен "Кадерле туган ягым" исемле фотозона да эшләде.

Бәйрәмне китапханәчеләр Мария Князева белән Марина Халикова алып барды. Һәр чыгыш матур итеп шигырь юллары белән тәкъдим ителде. Халкыбызның "Бәрмәнчек" йоласы күрсәтелде.  

Әй, кешеләр, ачуланмыйк әле

Гелән генә фани дөньяны!

Монда тугач, монда үскәч

Хөрмәт итик инде без аны!

 Урта Баграж авылыннан «Ачык микрофон” да иң өлкән шигырь язучыбыз Анна Кондрабаева  үзенең“Туган авылым-Багражым”шигыре белән бик матур итеп чыгыш ясады . Волкова Роза,Григорьева Вера,Твердая (Князева) Еленаның кул эшләренә сокланмаган кеше калмагандыр. Бәйрәм кичәсе татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.