Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

Фестиваль-конкурс "Стиль жизни -здоровье"

27 нче март көнне Урта Баграж  авылы китапханәсе дә шәһәр һәм авыл китапханәләре арасында уза торган “Сәламәт яшәү рәвеше”фестивалендә катнашты. Бу кичәдә сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше һәркемнең тормышында беренче урын алып торуы турында ,сәламәтлек темасының һәрвакыт актуаль  тема икәнлеге билгеләп үтелде.

Кичәдә Кузьмина Лариса Сергеевна авылыбыз тормышы –“Сәламәтлек юллары”нда  урта һәм өлкән яшьтәге сәламәт яшәү рәвеше алып баручы  авылдашлар белән таныштырып узды.

Насыров Намус абый күзләрне саклау һәм аларны  карау  кеше тормышында  бик әһәмиятле, кирәкле кунегуләр турында сөйләп,аңлатып узды.Шул ук вакытты залда утыручы барлык тамашачылар белән бергәләп күнегуләр ясалды.

Бу кичәдә “Сәламәтлек чишмәсе” дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Авыл халкы өчен Минәй чишмәсенең бик әһәмиятле һәм шифалы булуына басым ясалды. Һәр уйнаучы бик матур итеп рольгә кереп уйнадылар.

Флешмоб-сәламәтлек темасына шигырь сөйләнде, хор белән кабатланды, музыка астында матур итеп башкарылды.

“Сәламәтлек-зур байлык” исемле презентация  аша сәламәтлеккә уңай һәм тискәре йогынты ясаучы факторлар турында сөйләп аңлатылды.

Буклет,плакатлар,рәсемнәр аша сәламәтлекнең  иң зур байлык икәненә инандык.

“Канатлы сүзләр” һәм мәкальләр  искә төшереп үтелде. “Бәхәсне ни җиңә?” дип аталган әкият аша яшелчәләрдән салат әзерләү эзлеклелеге белән таныштырылды. Бу салатның кеше тормышында зур урын алып һәр кешенең өстәлендә булырга тиешлеге әйтеп утелде.

“Сәламәтлек- зур байлык” дип аталган китаплар күргәзмәсе, “Мәтрүшкәле чәйнең шифасы”,”Сәламәт булу –үзебездән тора”дип исемләнгән урман, болын, бакча уләннәреннән торган кургәзмәләр эшләде.