Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Информационный час «Ризаэтдин Фәхретдин – татар халкының күренекле фикер иясе».

Агымдагы елда галим, дин эшлеклесе, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә китап укучылар белән «Ризаэтдин Фәхретдин – татар халкының күренекле фикер иясе» дигән тема астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче   галимнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннан соң Ризаэтдин Фәхретдиннең нәсыйхәтләреннән 10 алтын кагыйдәсе буенча фикер алышу алып барылды.