Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

«Балаларның дәү әнисе».

Шагыйрә Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминева 1924 елның 18 маенда Татарстанның Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында дөньяга килә. Аның әтисе Әлмәтнең нәселдән килгән оста тимерчесе булып, һөнәре буенча аңа еш кына гаиләсе белән авылдан авылга күченеп йөрергә туры килә. 1931 елга кадәр алар хәзерге Азнакай районының Тымытык авылында (ул вакытта шул исемдәге район үзәге) яшиләр, аннан кабат Әлмәткә әйләнеп кайталар.
1941 елда Әлмәттә татар урта мәктәбен тәмамлагач, Э.Мөэминева укытучылык эшен башлап җибәрә: әүвәл Әлмәт районының Югары Мактама авылы мәктәбендә, аннан соң Мәмәт һәм Габдрахман авылы мәктәпләрендә математика фәне укыта. 1944 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Ике елдан Ташкент педагогия институтының көндезге бүлегенә күчеп, 1948 елда математика белгечлеге буенча институтны тәмамлап чыккач, Габдрахман авылы мәктәбенә кабат укытырга кайта. Шунда ул 1974 елга кадәр берөзлексез укытучы булып эшли. Энҗе Мөэминева озын иҗат гомерендә олылар өчен дә, балалар өчен дә бердәй актив язган мул җимешле шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның «Ефәк яулыгым» исемле беренче шигырь китабы 1961 елда басылып чыга. Шуннан соң «Әниләргә һәм нәниләргә» (1964), «Шигырьләр» (1966), «Синең өчен язам» (1968), «Үрдәгем үпкәләде» (1969), «Бүләгем» (1970) һ.б. китаплары дөнья күрә. Эчтәлек ягыннан аның шигырьләрендә һәм поэмаларында («Әткәм чүкеченең тавышы», «Ефәк яулыгым» һ.б.) хезмәт кешесенең – гади авыл эшчәннәренең, укытучыларның, нефтьчеләрнең самими уй-хисләре, хыял-омтылышлары сурәтләнә, тормыш-яшәешнең мөһим шартларыннан булган гаилә кору, бала тәрбияләү, табигатьне саклау, әйләнә-тирәңдәге кешеләргә игелек кылу кебек әхлакый проблемалар үзәккә алына. Тел-стильдә шагыйрә катлаулы образлар, кинаяле чагыштырулар, күп мәгънәле ассоциатив сурәтләр белән мавыкмый, халык иҗаты әсәрләрендәгечә гади тел белән, җиңел аңлаешлы итеп язарга тырыша.