Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Конкурс-фестиваль «Сәламәт яшәү рәвешенә-салют».

Китапханәдә район китапханәләре арасында уздырылучы "Сәламәт яшәү рәвешенә-салют" дип аталган конкурс- фестиваль узды. Балалар белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" иттек. Тәмәкенең зыяны турында "Аю һәм тәмәке әкияте"н сәхнәләштердек. "Исәнмесез-саумысез", "Сәламәтлек талисманы", "Ашыгыч ярдәм", "Хәрәкәттә-бәрәкәт" тукталышларына тукталдык. Мәкальләр таптык. Кырлыган чәе турында мастер-класс күрсәттек. Фестиваль бик тиз узып китте. Балалар сәламәтлек турында күп мәгьлүмат алдылар.