Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Татар балалар журналы «Ялкын»ның беренче саны чыгуга 100 ел (1924).

«Ялкын» журналының иң беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә, аның беренче атамасы – «Кечкенә иптәшләр». Әлеге журналның оешуына һәм чыгуына төп сәбәпче – Муса Җәлил. Ул Мәскәүдә эшләгән вакытында «яшүсмерләргә, балаларга татар телендә чыга торган журнал кирәк» дип мәкалә яза. Шуннан соң «Кечкенә иптәшләр» дигән журналны оештыралар. Журналның беренче саны гарәп графикасында була. 1928 елда латин графикасында «Октябрь баласы» исеме белән чыга башлый. 1933 елда ул, «Пионер каләме»нә әверелеп, Казанда чыга башлый.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, журнал чыгудан туктала. Аның яңадан торгызылуы 1952 елга туры килә, һәм «Пионер» исеме белән дөнья күрә. Советлар Союзында «Пионер» дип аталган журналлар күп булу сәбәпле, 1957 елда журнал бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән «Ялкын» исемен ала. Ул елларда журналының баш мөхәррире булып Ләбибә Ихсанова була. Нәкъ менә ул «Пионер» исемен «Ялкын»га алмаштыру тәкъдиме белән чыга. Башта, әлбәттә, әлеге фикерне кабул итмиләр, каршы булалар, әмма кат-кат кабатлый торгач, ризалашалар.

Гомумән, 70-80 нче елларда чыккан журналларның 70-80 проценты әдәби әсәрләрдән торган, дип әйтергә була. 90 нчы елларга кергәндә әдәби әсәрләрнең саны кими, анда публицистик язмалар зур урын алып тора. Бүгенге көндә «иҗат сәхифәсе» зур бүлек булып барса да, бер санда шигырьләргә 2-3, хикәяләргә 2-4 бит бирелә. Ләкин соңгы берничә айда яңа формат кертелде, ягъни әдәби әсәрләр комикс рәвешендә бирелә башлады.

Шул уңайдан, китапханәдә китап укучы кызларыбыз белән «Ялкын» журналына күзәтү ясадык, тарихы белән таныштык.