Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Читательская конференция «Матурлык».

      2 март көнне китапханәдә Ә.Еникинең «Матурлык» әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды. «Матурлык» хикәясендә сүз эчке һәм тышкы матурлык каршылыгы арасында бара. Хикәя бер карт әдип авызыннан, шәкерт чорындагы вакыйганы искә төшереп языла. Язучы Ә.Еники «Матурлык» хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый. Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык -ямьсезлек-матурлык капма-каршы куела. Китап укучылар белән әсәрнең эчтәлеген искә төшереп, өзекләрне кычкырып укып, фикер алыштык.                                                                                     Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда, Бәдретдиндәме, аның әнисендәме, әллә әтисендәме? - дигән сорауга укучылар, - «Барысында да»,-дип җавап бирделәр.

Чара ахырында укучылар «Матурлык нәрсә ул?» дигән сорауга җавап бирделәр. Матурлык  ул - гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә. Ягымлы, сөйкемле, акыллы, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, әни матурлыгы һ.б. булырга мөмкин. Әйе, матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә.