Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Урок доброты в рамках декады инвалидов «В лучах душевного внимания».

3 декабрь көнне барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә. Күпләре язмыш сынауларына баш имичә, ныклы ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыгалар. Алар республика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешә, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңүчеләр булып тора. Безнең авылда да андый кеше бар. Ул – Андрей Кузьмин. Без аңа алга таба да уңышлар телибез. Шул уңайдан китапханәдә игелек дәресе үткәрелде. Китапханәгә йөрүче балалар белән рәсемнәр ясадык. Авылдашыбыз Андрейның шигырьләрен укыдык.