Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Литературно - познавательное путешествие - «Балалар фольклоры дөньясы» «Страна детского фольклора» (потешки, считалки, небылицы).

Чара башында балаларга фольклорның нәрсә икәне аңлатылды, әлеге жанрга нәрсәләр керә икәне әйтелде. Балалар белән сынамышлар, әйтемнәр, тизәйткечләр, мәкальләр, такмазалар, санамышлар, табышмаклар һәм башкаларны искә төшердек.

                Балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

             «Балалар фольклоры дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү ясадык. Балалар кызыксынып өйдә дә китаплар укырга алдылар.