Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Акция-поздравление «Укытучыларыбызны данлыйбыз» («Славим мы величие учителя»). 2023 год - Год педагога и наставника.

Укытучы! Әлеге сүзне ишеткән саен һәр кеше үзенең укытучыларын күз алдына китерә. Укытучыларын истә тотмаган, аларга рәхмәт әйтмәгән бу дөньяда беркем дә юктыр. Мәктәпне тәмамлаган вакытта "котылдым" дип олы юлга чабып киткән яшь егет-кызлар да, тормыш тәҗрибәсен туплый-туплый, укытучыларының аларның тормышларында никадәр гаять зур роль уйнаганнарын аңлый башлыйлар.

Моннан 32 ел элек, Югары Баграж тугызеллык мәктәбен тәмамлап, 10-11 сыйныфларны Сарсаз-Баграж мәктәбендә укыдык. Безнең сыйныф җитәкчебез Николай Петрович булды. Ул безгә география һәм биология фәннәреннән белем бирде. Алгебра һәм геометрия дәресләреннән Роза Васильевна, ә физикадан Алексей Петрович укытты.

Хөрмәтле укытучыларыбыз, безгә биргән тирән белемнәрегез өчен рәхмәт Сезгә! Без сезне онытмыйбыз!

Китапханәдә ветеран укытучыларыбыз Роза Васильевна, Алексей Петрович, Николай Петрович һәм китап укучыбыз, яшьлегендә 7 ел балаларга белем биргән Валентина Федоровналарны укытучылар бәйрәме белән котладык.