Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Выставка-обсуждение - «Әдәбият – ул минем язмышым».

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин - шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре (1999), Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең  мактаулы академигы (2007). Р.Фәйзуллин – әдәбиятка яшьли кергән шәхес. Аның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм алар үткән гасырның илленче еллар ахырында республика матбугатында күренә башлый. Студент елларында ук Казанда ике шигьри китап чыгарырга  ирешә. 22 яшьтә Язучылар берлегенә кабул ителә һәм СССРда Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы була. Ул - 60 нчы елларда әдәбиятка шаулап килеп кергән яшьләрнең берсе. Кыю иҗаты, гражданлык активлыгы, популярлыгы Равил Фәйзуллинны табигый рәвештә алтмышынчы еллар шагыйрьләренең лидеры дәрәҗәсенә күтәрә.  Р. Фәйзуллин үзе дә татар шигъриятен үстерүгә күп көч куя. Икенче төрле әйтсәк,  татар шигъриятенә яңалык алып килә. Шагыйрьнең 80 еллыгы уңаеннан китапханәдә китап укучылар белән «Әдәбият – ул минем язмышым» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды.