Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Час поэзии «Роберт Миңнуллинның балалар шигърияте».

Балалар шигърияте татар әдәбиятының иң гүзәл сәхифәләреннәндер, мөгаен. Балалар шигыреннән чисталык, матурлык, балаларча беркатлылык бөркелеп тора. Ана сөте белән канга сеңгән шигырь юллары безнең гомерлек юлдашыбызга әверелә. Ул шигырьләр балачак хатирәләре белән бергә безнең күңелләрдә яши. Шуңа күрә дә балалар китабына, балалар шигыренә ихтыяҗ да зур. 1 август - балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көне. Шул уңайдан китапханәгә йөрүче балалар белән Роберт Миңнуллинның шигырләрен кычкырып укыдык, фикер алыштык.