Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Читательская конференция. «Кем җырлады?» Әмирхан Еники.

Чираттагы китап укучылар конференциясе Әмирхан Еникинең «Кем җырлады» әсәре буенча фикер алышуга корылды. Китапханәче укучыларны язучының тормышы, иҗат юлы белән таныштырды.

       Хикәя сугыш темасына язылган булса да, анда самолётлар очмый, дөнья җимереп танклар йөрми, пушкалар атмый. Гомумән, сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк. Язучы геройларның эчке дөньясын, шатлыгын, кайгысын, үлемгә нәфрәтен, яшәүгә мәхәббәтен, дошманны җиңүгә ашкынуларын сурәтли.

         Ә. Еникинең хикәяләрендә  психологик сурәтләүнең төрле формаларын очратырга мөмкин.

        Әдипнең сугыштан соң язылган “Кем җырлады?” (1956) хикәясенә тукталыйк. Биредә сюжетны яшәү-үлем каршылыгы барлыкка китерә. Әсәрнең темасы – сугыш; яшәү һәм үлем. Көзге төндә җимерек станциядә ике кара каршы эшелон тора. “...еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сызылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Караңгы төн. Станциядә ялгыз землянка калкып тора. Әйләнә-тирә морҗа эчедәй кап-кара. Ике кап-кара паравоз тора”. Әсәрдә яралылар төялгән эшелонның туктап торуы, бер станциядән узып китү вакыйгасы сурәтләнә.

Язучы хикәянең хис сызыгында яралы солдат һәм аның сөйгән кызы Таһирәнең хисләренә бәя бирә. Димәк, бу очракта ике эшелонның төнге разъезда очрашулары – психологик анализ ясау өчен  бер  фон гына, язучының бурычы исә – ике яшь йөрәкнең авыр да, газаплы да, татлы да  хисләрен бирү,  геройларның  эчке  дөньясына  психологик  анализ  ясау.

Ә. Еники алты-җиде җөмлә белән, әдәби детальләр аша, сугыш чоры картинасын  безнең  алга  бастыра  да  куя.

Хикәянең эчтәлегенә якынрак килик. Фронттан тылга кайтучы поездда лейтенант татар егете ята.  Ә  каршы  яктан,   фронтка  бара торган  составтан,  бер  кыз  татарча  матур  итеп җырлый. Һәм яралы егет ничектер үзенә таныш тавыш белән җырланган көйгә, моңга таң калып, газапларын онытып, туган якларын искә төшереп рухлана, савыгуын хис иткәндәй була. Кинәт кенә аның тәненә куәт кергән кебек була. Янындагы һичкемне, һичнәрсәне сизмәс егет җырны ишетә, аңлый. Ләкин  аның  тәнендә  гангрена башланган. Егет шушы җыр тәэсирендә  хыял  дөньясына чума: “Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй җиңеләеп калды, акылы ничектер бердәй яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште”, – ди автор. Җыр аның  күңеленә ике  хатирә алып килә. Аның берсе – чүп-чуар чәчәкле болын. Егет үзен шунда хис итә. Йомшак җил кибеп яткан покосларның исен китерә кебек тоела. Икенчесе – өйләре, әнисе. Ул “тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш”. Бу урында автор контраст куллана. Бер якта – шыксыз станция, караңгы төн, ыңгырашкан тавышлар, үлем дәһшәте. Икенче якта – чәчәкле болын, чапкан печән исе, егетнең әнисе, туган йортның  тәрәзәләре. Әсәрнең  шулай  итеп   эмоциональ көче  арта. Ниһаять, алга  таба  егет   үзен  өченче  төрле   халәттә   күрә:  ул  үзенең  яраткан кызы – Таһирәсе белән очраша. Саташу –психологизмның ярдәмче алымнарыннан саналган  эчке   монологның  иң  югары   ноктасы.

        Егеткә  рәхәт  булып  китә.  Үлем газабы менә нинди  саташулы төш  белән  алышына:  “Менә  алар,  тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар...” Без сизеп торабыз:  егетнең  соңгы сулышлары  бу.  Язучы  бу урында бик оста эш иткән. Ул үлем газабын егетнең хыялый саташуы, татлы төше белән   алыштырган. Шулай итеп, бу сюжетта үсеш-үзгәреш өлкәсе – яшәү һәм үлем арасындагы көрәш. Егетне туган җире, өе-әнисе һәм сөйгән яры яшәү ягына тарта. Автор фикере, идеясе кебек төгәлләштерсәк, кешене өч нәрсә: туган җир, өй-әни һәм мәхәббәт яшәтә.

         Ә.Еникинең хикәяләрендә лирик-психологик башлангыч сурәтләнгән дөнья детальләре – пейзаж, портрет элементларына салына. Портретның психологик төре, пейзажның кеше күңелен гәүдәләндерү функциясе алга алына.

        Китап укучылар  күргәзмәдән моңа кадәр укымаган әсәрләрен теләп алдылар.