Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

День родного языка в РТ. Литературный час - «Тукай безнең күңелләрдә» («Тукай – в наших сердцах»).

Бүген, 26 нчы апрель көнне, татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан китапханәдә балалар белән «Тукай безнең күңелләрдә» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучылар белән Тукайның әсәрләрен, шигырләрен кычкырып укыдык. Тукайның китапларыннан, вакытлы матбугат битләреннән торган “Тукай иленә сәяхәт” дип аталган күргәзмә төзелде, балалар белән күзәү үткәрелде. Тукайның татар халкының гимны булып торган “Туган тел” жырын бергәләшеп җырладык. Соңыннан балалар Тукай китапларын өйдә дә укырга яздырып алдылар.