Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Фестиваль-конкурс «Экологиягә юл - китап аша» («В экологию через книгу»).

Соңгы вакытта кешелекнең табигатькә йогынтысы күп тапкырлар артты һәм ул төзәтеп булмаслык зыян китерә. Менә шуңа күрә дә табигатне саклау бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Шул уңайдан авыл китапханәләре арасында «Экологиягә юл китап аша» дип аталган фестиваль-конкурс үткәрелә, һәм бик күп номинацияләрне үз эченә ала. Бу фестивальнең максаты - укыган әсәрләр аша балалар күңелендә кошларга, хайваннарга карата кечкенәдән үк мәрхәмәтлелек хисе сеңдерү, табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләү.

       Чираттагы экологик кичә Сарсаз-Баграж авылы китапханәсе оештырган «Табигать китабы» исеме астында узды. Кичә җирле шагыйребез Александр Кузьминның «Туган авылым – Багражым» дип аталган шигыренә флешмоб белән башланып китте. Бу шигырьдә туган ягыбызның бөтен матурлыгын, ямен күрергә була. Экология темасына багышланган «Табигать безнең кулларда», «Туган ягым табигате», «Кошларым – дусларым» дип аталган китап күргәзмәләре, язгы табигатьне чагылдырган инсталляция, «Җиребезне чүп-чардан саклыйк» исемле плакат һәм буклетлар әзерләнде. Шулай ук табигать темасына төрле уеннар, табышмаклар, шигырьләр кергән лэпбук төзелде.

         Экология буенча китап укучы нәни дусларыбыз белән бергәләп кроссворд чиштек. Шулай ук экологик сораулар, «Ярый-ярамый» һәм башка бик күп уеннар үткәрелде. Бу уеннарда Ильвина, Арина, Эмилия, Артур, Алеша, Таня, Марсель, Эдик, Вадим, Эльвина катнашып барлык сорауларга да җавап таптылар. Актив китап укучыбыз Андрей Кузьмин иҗат иткән «Саклыйк туган җиребезне» дип аталган видеоклип карадык. Туган як темасына язылган «Шушы яктан шушы туфрактан без» җырын Алексей Краснов башкаруында тыңладык. Кечкенә артистларыбыз - Арина Иванова, Эльвина Макарова һәм Алберт Меньшов бөек шагыйребез Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен, ә Гиззатулина Ильвина, Татьяна Чернова һәм Алексей Краснов экология темасы буенча «Баллы мәсьәлә» әсәрен сәхнәләштерделәр.

       Соңыннан барыбыз бергә урамга чыгып, мәдәният йорты территориясенә нарат үсентеләре утырттык, су сиптек. Алга таба аларны карап үстерергә сүз бирдек. Чөнки табигатне саклау – ул безнең бурычыбыз.