Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

«Йолдызлар шулай куша» - әдәби очрашу.

18 апрель көнне Зәйдә, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә, Казанда яшәп иҗат итүче яшь язучылар белән, «Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән әдәби очрашу узды. Китапханәдә кунакта шигърият өлкәсендә – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, журналистикада – Флорид Әгъзамов премиясенә, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә проза жанрында I урынга лаек булган, «Таян Аллага» әдәби бәйгесендә Грант-при иясе - Алина Бикмуллина һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дания Нәгыйм - Галяутдинова булдылар.