Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

День космонавтики. Выставка/обзор - «Кеше һәм космос: ачышлар һәм казанышлар» («Человек и космос: открытия и достижения»).

Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Бу әкияти геройларны сурәтләгәндә дә чагыла: оча торган җәймә, Убырлы карчыкның «очу аппараты» ролен үтәүче кисмәге, оча торган кораб…

Тик шулай да кешеләр җирдән аерылып китү җаен тапкан. Алар, зур шарга кәрҗин беркетеп, шар эчен төтен белән тутырганнар. Мондый һава шарын абыйлы-энеле Монгольфьелар төзи. 1783 елда кеше беренче тапкыр күккә күтәрелә. Җил комачауласа да, заманына күрә бу – зур алга китеш булган.

Беренче очкычлар Җирдән авырлык белән күтәрелеп киткән, очу биеклеге һәм ераклыгы аз булган. Еллар үткән, самолетлар камилләшкән. Ә самолетта Айга яки башка планеталарга очу мөмкинме соң? Галимнәр алдына яңа бурыч куелган: ничек галәмгә очарлык аппарат ясарга? Һәм башта бәйрәм фейерверкларында гына кулланылган ракета моделе буенча реактив двигатель төзү идеясе барлыкка килгән. Бу ракета бик зур, берничә баскычтан тора. Һәр баскычта үзенең ягулык запасы һәм үз двигателе бар. Андый ракета төзү идеясе белән К.Циолковский чыга. Ул аны ракета поезды дип атый. Беренче күпбаскычлы ракета исә академик С.Королёв җитәкчелегендә  төзелә. Ул 1957 елның 4 октябрендә Җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгара.

Космоска беренче булып Лайка исемле эт оча. Ул кире җиргә кайта алмый, чөнки иярченнең кире кайтуы планлаштырылмаган була.

1961 елның 12 апрелендә  Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Барлык кешелек гаҗәпкә кала. Гап-гади эш көнендә радиостанцияләр хәбәр итә: «Галәмдә – кеше!»  Бу кеше Юрий Алексеевич Гагарин була. Аның очышы бары 108 минут дәвам итә. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул кешенең галәмдә эшли алуын исбатлап өлгерә.

            «Восток» корабле бик кечкенә космик өй кебек була. Аның эчендә бер генә кеше урнаша ала. Ә ике яки өч кеше космоста үзен ничек хис итәр? Моны тикшерү өчен «Восход» һәм «Союз» корабльләре төзелә. Коллектив белән космоста күңеллерәк һәм кызыклырак икән, ләкин моның өчен зуррак космик өй кирәк. Һәм ул төзелә. Аны «Салют» орбиталь  станциясе дип атыйлар.

          Шул уңайдан китапханәдә «Кеше һәм космос: ачышлар һәм казанышлар» дип аталган күргәзмә оештырылды.