Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Международный день птиц. Экологический урок - «Кошлар - безнең дусларыбыз!» («Птицы - наши друзья!»).

1906 нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

         Кошлар көненә карата китапханәдә "Кошлар - безнең дусларыбыз" темасына экологик сәгать үткәрелде. Кошлар - безнең дусларыбыз! Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт! Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Балалар белән җылы яклардан кайткан кара карга,  сыерчык, кыр казлары һәм үрдәкләре турында  сөйләштек. Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Кошлар безнең дусларыбыз булып яшәсеннәр.