Китапханә сәгате - «Халкым, сиңа багышладым иҗатымны».
Рабит Батуллага 85 яшь тулу уңаеннан китапханәбездә «Халкым, сиңа багышладым иҗатымны» дип аталган китапханә сәгате үткәрелде.
Роберт Мөхлис улы Батуллин - Татарстанның халык язучысы (2008), режиссер, публицист, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985).
«Сөембикә» әсәре, «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» китаплары өчен 2006 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.