Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Сарсаз-Баграж үзешчәннәре “Юри-мари чын катыш...” әкият-пьесасын сәхнәләштерде.

Агымдагы ел районыбызда Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан район мәдәният йортларында “Тынычлык һәм дуслык илендә театр” дип аталган фестиваль бара.

Фестивальгә Сарсаз-Баграж мәдәният йорты да кушылды. Авыл үзешчәннәре Гөлинә Галимҗанованың “Юри-мари чын катыш...” дип исемләнгән әкият-пьесасын сәхнәләштерделәр.

“Бу әсәрдә Габдулла Тукайның әкият персонажлары катнаша, пьесаның тәрбияви әһәмияте бик зур. Шүрәле образы табигатькә сакчыл карарга өйрәтә, Су анасы караклыкны кисәтә, ә Сарык белән Кәҗә хайваннарга карата игътибарлы булырга чакыра”, - ди Сарсаз-Баграж авылы китапханәчесе Марина Халикова.

Алексей Герасимов (Бабай), Людмила Чернова (Әби), Галина Белголова (Сарык), Марина Халикова (Кәҗә), Альбина Меньшова (Су анасы), Николай Григорьев (Шүрәле), Шүркә (Вадим Мартемьянов) үз рольләрен бик килештереп, оста итеп уйнадылар. Музыка һәм утлар өчен Роза Герасимова, Татьяна Глухова, Мария Журавлева җаваплы булды. Әкияткә костюмнарны Роза Герасимова җитәкчелегендәге “Туры җөй” түгәрәгенә йөрүчеләр текте.
Җыелган тамашачы әкиятне җылы кабул итте. Әкият бер тында узды, вакыт узганы сизелмәде дә. Тамашачы рәхәтләнеп көлеп, кул чабып, ял итеп утырды.