Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Книжная выставка «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» («Здоровом теле – здоровый дух»).

«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл». Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт һәм хәрәкәт!

1. Хәрәкәт. Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?

Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. Кемдер кофе эчә, кемдер иртәсен зарядкадан башлый. Ә кайберәүләр уянып та җитмичә эшкә яки мәктәпкә йөгерәләр. Халыкта: “Иртәңне ничек башласаң, көнең шулай үтәр”- диләр бит.

2 “Дөрес туклану” . Әниләр! Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы? Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр, ләкин без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз.

3 “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, ди халык. Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Сәламәтлек буенча китапханәдә «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Рәхим итегез!