Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Международный женский день. Вечер литературно-музыкальный «8 март бәйрәме» («Праздник 8 марта»).

7 март көнне Сарсаз-Баграж мәдәният йортында сугышчан хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы егетләребезнең әти-әниләре өчен чәй табыны әзерләнде. Аларның гаиләләрен, язның иң беренче бәйрәме, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итеп, авылдашларыбыз Клара Малафеева, Альбина Меньшова, Эдуард Белголов, Алексей Краснов матур җырларын башкардылар, баянда Мирдәвес Ахметов, думбрада Петр Утяганов уйнап матур көйләрен бүләк иттеләр.
Сезгә саулык-сәламәтлек, сабырлыклар телибез. Тормышта кайгыга урын калмасын. Улларыгызның гаиләләре янына исән-имин, шатлык-куанычлар, илебезнең тынычлыкларын урнаштырып, тиз көннәрдә кайтуларын теләп калабыз. Күкләребез аяз, илләребез тыныч-имин булсын. Бәйрәм белән сезне!