Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Беседа - «Җилкәннәр җилдә сынала».

Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның  9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Һәрбер авыл баласына хас булганча, ул җәйләрен колхозда эшли, кышларын укырга йөри. Үсеп буй җиткәч, 1957 елда аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис Яруллин армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлгә килә. Урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә, 1970 елда исә читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза.

Китапханәдә Ф.Яруллинның тууына 85 ел булу уңаеннан, иҗаты буенча китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде.