Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә “Халык мәхәббәте лауреаты" дип исемләнгән танылган язучы Зифа Кадырова белән очрашу

Әдәбиятка һич көтелмәгәндә килеп кергән язучы Зифа апаның китаплары берничә ел елның иң күп укыла торган китаплары исемлегенә кергән. Аның әсәрләрен Татарстан һәм Башкортстан театрлары сәхнәләштерә. Бернинди махсус белем алмаган, әдәбият кануннары турында хәбәрдар булмаган Зифа Кадырова иҗатының халык күңелен җәлеп итүенең сере – аның халыкчанлыгында. Берничә сәгать дәвам иткән очрашу эчкерсез аралашу чарасына әверелде. Аксар һәм Югары Шепкә авылы китапханәчеләре З.Кадырованың “Сагынырсың, мин булмам” әсәреннән өзек сәхнәләштерде, ә без Сарсаз Баграж һәм Урта Баграж авылы китапханәчеләре аның әсәрләреннән өзекләр укыдык.