Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

«Әкият геройлары арасында» конкурс-фестиваль

Район китапханәсе агымдагы елда авыл китапханәләре арасында «Әкият геройлары арасында» дип аталган фестиваль-конкурс оештыра. Чираттагы чара Сарсаз-Баграж авыл китапханәсендә «Әкиятләр илендә» дип аталды. Бу бәйрәм кичәсе башка фестивальләрдән уйнаучы геройларның бары тик балалар гына катнашулары белән аерылып тора. Килүче кунакларны, тамашачыларны әкияти итеп бизәлгән зал каршы алды. Килүчеләр «Без әкият яратабыз», «Әкиятләр илендә», «Әкият турында әкият» дип аталган күргәзмәләр белән таныштылар. Балалар төрле-төрле әкият геройлары булып киенгәннәр иде. Алар Абдулла Алишның «Куян кызы»н сәхнәләштереп күрсәттеләр. Рольләрдә Әни Куян – Таня, Куян кызы – Ильвина, Тиен – Вадим, Доктор Айболит – Альберт үз рольләрен бик матур башкардылар. Ахырдан Куян кызы белән «Ак куянкай утырган» уенын уйнадылар. Флешмобта балалар төрле әкият геройлары булып киенеп чыктылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

"Озын толым" конкурсына әзерлек алдан ук барды. Катыргы кәгазьгә балалар белән кызлар рәсеме ясап, чәчләр куйдык. Ә конкурс барышында катнашучылар шулардан матур итеп толым үрделәр. Бер бирем әкият язу иде. Моңа да алдан ук әзерләндек, үзебез «Әкият турында әкият» дип аталган әкият яздык. Әкият бәйрәмендә, Сарсаз-Баграж мәктәбенең 1-8 сыйныф укучылары, Марсель, Алексей, Эльвина, Ильвина, Таня, Вадим, Артур, Эдик, Альберт бик матур итеп уйнадылар, тамашачыларны серле әкият дөньясына алып керделәр. Краснов Алексей - әкиятче образында бәйрәмне алып барды, тамашачылар, балалар белән дә төрле уеннар үткәрде.