Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Выставка-обзор «Батырлар даны - мәңгелек» («Вечная слава героям»)

«Батырлар даны - мәңгелек». Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә. Шул уңайдан китапханәдә Сарсаз-Баграж мәктәбенең 3 һәм 5 сыйныф укучылары өчен «Батырлар даны - мәңгелек» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. «9 декабрь - Ватан геройлары көне» дип аталган күргәзмәгә күзәтү оештырылды.