Россия халыклары мәдәни мирасы елы «Олы көн бәйрәме»
Владимир Путин Указы нигезендә, 2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу. Шул уңайдан, халкыбызның Олы көн бәйрәмендә милли киемнәрдән, балалар белән йомырка җыю күренеше күрсәтелде.
Олы көн
Табигать уянган чакта,
Кышкы тунын салганда,
Язгы бәйрәм - Пасха көне
Җитә бозлар акканда.
Олы көнгә каршы төндә
Пешә тәмле ризыклар.
Күкәй буйый матур кызлар,
Бу төнне соң кем йоклар?
Таң атып, эңгер-меңгердә
Чыр-чу килә балалар.
Ал, кызыл йомыркаларны
Һәрбер йортта алалар.
Кичен яшьләр җыелалар
Түгәрәк уеннарга.
Күчсен безнең матур бәйрәм
Киләчәк буыннарга.