Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Неделя детской книги «Книги собирают друзей». Экологический час. «Птички-симпатички» (День птиц)

Балалар белән «Кошлар – безнең дусларыбыз» дип аталган экологик сәгать узды. Кызыл китапка кергән кошлар белән таныштык, китаплар аша бик күп сорауларга җавап таптык. Әйе, кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәр төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать күрке. Шуңа шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр. Кошлар турында бик күп җырлар җырлана. Иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайта. Алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 километр чамасы юл үтәләр. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый. Һәм башка кошлар турында бик күп мәгълүмат алдык.