Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

"Здоровье - это здОрово"

Район китапханәләре арасында бара торган сәламәтлек фестиваль – конкурсында Сарсаз-Баграж китапханәсе “Сәламәтлек – зур байлык” дип аталган чара белән катнашты. Бу конкурсның максаты – балалар һәм яшьләргә «Сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсен,  сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлату; сәламәтлекне ныгытучы һәм какшатучы факторлар белән таныштыру; аларда сәламәтлекне саклау күнекмәләре, спорт белән шөгыльләнүгә ныклы кызыксындыру булдыру, шәхси физик камиллеккә ирешү ихтыяҗы тәрбияләү.

Чара килгән кунакларны сәламләү белән башланып китте. Сәламәтлек темасына багышланган «Сәламәт яшәү рәвеше», «Сәламәт булыйм дисәң...», «Сәламәтлек үз кулларыбызда»,  «Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк» дип аталган китап күргәзмәләре һәм үләннәрдән торган «Дару үләннәре» күргәзмәсе, «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» исемле балалар рәсемнәре бар иде. Шулай ук «Безнең сәламәтлек - безнең кулларда» дип аталган плакат, «Дару үләннәре» һәм «Сәламәт яшәү рәвеше» исемле буклетлар  һәм слоган да ясалган иде. Балалар сәламәтлеккә багышланган бик күп сорауларга җавап таптылар, “Сәламәтлек дус янына сәяхәт” дип аталган  театральләштерелгән инценировка куйдылар, урмандагы Убырлы карчыкның (рольдә – Галина Белголова)  төрле авыруларын дәваладылар.

Сәламәтлек темасына җирле шагыйрәбез - Валентина Николаева махсус безнең соравыбыз буенча «Хәрәкәттә - бәрәкәт» дип аталган  такмаклар иҗат итте. Аны авылдашыбыз Тәслимә Маликова җырлады, ә гармунда мәдәният йорты директоры - Алексей Герасимов уйнады.

Шулай ук сәламәтлек темасына флешмоб, презентация дә күрсәтелде. Сәламәтлек чарасы Эдуард Белголов башкаруындагы “Бәхеттә-шатлыкта” җыры белән тәмамланды. Үзәк китапханә директоры Сәрия Миннегалиевна Батршина үзенең бәясен бирде.