Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Китапханә сәгате «Язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135»

           Язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел уңаеннан китапханә сәгате үткәрелде. Укучылар белән  язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясадык. Балалар өчен язылган “Алмачуар” , “Яз башы” хикәяләрен кычкырып укыдык, фикер алыштык. Мәсәлән, 1922 елда язылган «Алмачуар» хикәясендә  Г. Ибраһимов ат яратучы крестьян малае Закирның күркәм образын иҗат иткән, аның үзенчәлекле характерын, бай эчке дөньясын, кичерешләрен күрсәткән. Балалар белән аңа карап сокландык.