Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Беседа «Театр в библиотеке»

Китапханәдә “Китапханәдә театр” фестиваленә әзерлекне башлап җибәрдек. Бу очрашуда балалар белән бергәләп курчак театры куяр өчен әкият сайладык. Татар халык әкиятләре, Абдулла Алиш һәм Габдулла Тукай китаплары буенча күзәтү үткәрдек. Балаларга ошаган әкиятләрне кычкырып укыдык, эчтәлеге буенча фикер алыштык.