Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Книжная выставка «Спортны, сәламәтлекне сайла» («Выбирай спорт - выбирай здоровье»)

       4 февральдән – 20 февральгә кадәр  Пекинда Олимпия уеннары узачак, шул уңайдан китапханәдә «Спортны, сәламәтлекне сайла» дип  аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә сез якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашевның үзе турында язган «Чаңгы юллары», Илдус Илдархановның «Олимп тавына ничек менәргә», Дамир Шәрәфетдинова тарафыннан төзелгән «Җир шары әйләнә», Атлас Гафиятовның «Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына» һәм башка спортка багышланган китаплар белән таныша аласыз.