Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Экологическая беседа «Табигатьнең канатлы дуслары» («Пернатые друзья природы») (День заповедников и национальных парков)

Китапханәдә балалар белән «Табигатьнең канатлы дуслары»  дип аталган экологик әңгәмә үткәрелде. Балаларны кош төрләре, күчмә һәм кышлаучы кошлар белән таныштырдык. Кошлар турында язучылар - Виталий Бианки, Михаил Пришвин, Николай Сладков, Евгений Чарушин, Константин Паустовский әсәрләрен искә төшердек. Кышлаучы кошларга җимлекләр кую турында да сүз барды. Балалар канатлы дусларыбыз турында кызыклы фактлар белделәр, китапларны өйләренә дә яздырып алдылар.